Биклән мәктәбендә башлангыч класс укытучылары җыелды

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
14 апрель  көнне Биклән мәктәбендә башлангыч класс  укучылары белән эшләүче тәҗрибәле педагоглар җыелды.,ул  мәктәпкача яшьтәге  балалар һәм  башлангыч белем бирүнең бәйләнеше дигән  тема астынды узды.   Биклән мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы    Мустафина Л.Т. -тирә- юнне танып белүгә  багышланган ачык дәрес ,Сулейманова В.Р.-«Җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре» дигән темага    ,Саетгараева Р.К «Имена прилагательные в загадках" дигән дәрес  күрсәттеләр . Фахрутдинова Л.М .-«Сәләмәтлек аланында очрашу»  класстан тыш  чара уздырды."Әллүки "балалар бакчасы тәрбиячесе Гимазиева З. А. әзерлек  төркеменә йөрүче балалар белән "Яз" дигән  матур  эчтәлектәге  күренеш башкардылар. Семинар бик эшлекле узды. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International