Тукай районының данын Кнәз урта мәктәбенең “Отвага” командасы яклады.

2015 елның 17 апреле, җомга
14 апрель көнне Минзәлә шәһәрендә “Аҗаган-2015” хәрби-спорт уенының зона ярышлары узды. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Ярышта Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Арчадан кадет мәктәпләре укучылары катнашты. Тукай районының данын Кнәз урта мәктәбенең “Отвага” командасы яклады. Җитәкчеләре – Виктор Белов. Безнең егетләр-кызлар сынатмады, бар биремнәрне яхшы үтәп, призлы урыннарны яулады : физик әзерлек – 1 урын, визитка – 2 урын, граната ыргыту –2 урын, саклану костюмын тизлеккә кию – 2 урын, плакатлар бәйгесе – 3 урын, йөзү –4 урын. Шәхси беренчелектә Ильвина Юсупова һәм Владимир Белов 1 урынга чыкты место, идәннән күтәрелү буенча 54 һәм 47 тапкыр нәтиҗә белән Алсу Гатина һәм Эльвина Хабибуллина 1 һәм 2 урынга лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International