"Лебедушка» балалар бакчасының урта төркемендә тәрбияләнүчеләр хәрби дан музеенда экскурсиядә булдылар.

2015 елның 17 апреле, җомга
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан поселогының «Лебедушка» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булдылар.

Балалар кнәзлеләрнең батырлыклары турында кызыклы һәм эчтәлекле чыгыш тыңладылар, үз күзләре белән сугыш еллары экспонатларын, хәрби техника үрнәкләрен күрделәр, куллары белән тотып карадылар. Экскурсия балаларга бик ошады, ватандашлары, авылдашлары белән горурлану хисләрен яшермәделәр, дип яза «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International