"Шэфкать"узэгендэ“Язгы Мәрхәмәтлелек Атнасы” башланып китте

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
.20 апрельдан “Президент белән бергә” Республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт форумы кысаларында, “Язгы Мәрхәмәтлелек Атнасы” ирекле акциясе старт алды Шәфкать” үзәгендә шушы ук исемдәге акция старт алды. «М.И.Г.»(Молодость.Инициатива.Готовность.) отрядыннан волонтерлар флешмоб – күмәк бию оештырды. Залда алар белән бергә “Яхшы кәеф” дип аталган биюне аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар да башкарды.Чараның максаты – яшьләр арасында үз ирегең белән җәмгыять эшендә катнашуны популярлаштыру , җәмгыять өчен мөһим чараларны тормышка ашыруга яшьләрне җәлеп итү. Тукай районында яшәүче егетләр –кызларның игътибарын элеге акциягә юнәлтүөчен флешмобтан  фотолар социаль челтәрләрдә дә урнаштырылды. “МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” атнасы дәвамында яшьләр “Чиста һәйкәл”, ”Георгий тасмасы”, “Ветераннарның чиста ишегаллары”, “Җиңү сирене” һ.б. акцияләрне үткәрүне дә планлаштыра
Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International