Район күләмендә өмә үткәрелде.

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Узган атна шимбәсендә, территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында, район күләмендә өмә үткәрелде. Кичтән явып узган яңгыр һәм көннең салкын булуы беркемне дә куркытмады. Авыл җирлеге башлыклары, мәктәп укучылары, мәдәният учагы, балалар бакчасы, ФАП һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре эш кораллары алып, авылның ял урыннарын, оешма территорияләрен җыештыруга чыктылар. Төрле предприятие, оешма хезмәткәрләре һәм аларның җитәкчеләре дә әлеге эштән читтә калмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International