19 нчы апрель көнне Алабуга шәһәрендә регионнар арасында “Юный педагог” конкурсы булды. Безнең мәктәптән 10 нчы класс укучысы Харисова Алсу катнашты (Җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Робертовна). Конкурс өч турдан торды. Беренчесе- үз-үзеңне тәкъдим итү, икенчесе-укытучы турында шигырь язу, өченчесе- киләчәктә укытучы булсам укытудагы проблемаларны чишү турында проект эшен яклады. Алсу уңышлы чыгыш ясады һәм 1 нче урын дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук, Ләйсән Робертовнага да рәхмәт хаты бирелде. Киләчәктә Алсуга уңышлар теләп калабыз!