Неделя татарского языка и литературы в Биклянской школе

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Биклэн мәктәбендә татар теле атналыгы башланды. Шул уңайдан 20 нче апрель көнне “Шагыйрь каны каләм карасыдай Тама җанга, тама йөрәккә” дигән кичә үткәрелде. Әлеге кичәгә авылыбыз шагыйрәсе Рәзинә апа Сәетгәрәева чакырылды. Укучылар – 5 нче класстан Хасанова А., Абдулманова А., Верхотурцев К., 6 нчы класстан Фардиева А., Салихова Ф., Мөхәмәдиев И., Пономарева К., Якупов С., 7 нче класстан Мостафина Ч., Мирходжаева Н. - Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Р.Сәетгәрәева үзенең яңа иҗат иткән шигырьләре, җырлары белән таныштырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International