Чарада Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитет Советы рәисе урынбасары Люция Әхмәтова, район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, Тукай районының эчке эшлэр бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Андрей Пономарев, Айдар Биктимеров белән бергә эшләгән ветеран полиция хезмәткәрләре, аның әнисе, тормыш иптәше, туганнары катнашты. Хәтер тактасы авылның якташыбыз исемен йөрткән урамында, ул яшәгән йортка урнаштырылды.