Районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәлак булган милиционер Айдар Биктимеровны искә алдылар

2015 елның 24 апреле, җомга

Мемориаль тактаны ачу тантанасына килүчеләр, бер минут тын калып, Айдарны искә алдылар, аның исеменә, шундый ул үстергән әти-әнисе исеменә бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Бу сагышлы тантанада район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

– Ярый әле Айдар кебек кыю, тәвәккәл егетләребез бар. Полиция хезмәткәрләре көне-төне халыкның тыныч тормышы сагында. Алардан башка яшәешебезне күз алдына китереп булмый. Батырлык онытылмый, ул якты маяк кебек, менә шушы егетләребезгә матур бер өлге булып тора, – диде Васил Гариф улы.

Тантанада районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, район эчке эшләр бүлегеннән Андрей Пономарев, Айдарның әнисе Фәрүзә апа, хатыны Фирүзә, сеңлесе Айсылу чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International