“Ветераннарның чиста ишегаллары” акциясен оештырды.

2015 елның 25 апреле, шимбә
 24 апрель көнне “М.И.Г” волонтерлар отряды  республикакүләм “Язгы игелек атнасы” акциясен дәвам итә. Аның кысаларында Тукай районының "Шафкатъ"   үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ветераннарның чиста ишегаллары” акциясен оештырды. Бүгенге көн безнең Татарстан поселогына тагын бер кат чисталык өстәде. Волонтерлар тыл хезмәтчәненең өй тирәсендә тәртип урнаштырды, "Шафкатъ"   үзәге белгечләре аның өенә килеп хезмәт күрсәтә. 6 доброволец чүп-чарны җыештырып, иске үләннәрне җыйды – хәзер өлкән яшьтәге авылдашыбызның күзен иркәләп, яшь үлән чыгачак, дип хәбәр итә   "Шафкатъ"   үзәге белгечләре.
Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International