Тукай районының "Шафкатъ" үзәге каршында сиреннэр утырттылар

2015 елның 25 апреле, шимбә
25 апрель көнне “М.И.Г” волонтерлар отряды  республикакүләм “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында "Жину Сирене" дигэн акция уздырдылар. Бөек Җиңүгә әзерлек кысаларында  Тукай районының “Шәфкать” үзәге Россиякүләм “Җиңү сирене” акциясенә кушылды. Чара 25 апрель көнне үткәрелде. Һава шартлары бик уңай булмау сәбәпле, ветераннар үзләре анда катнаша алмады. Шулай да , “Шәфкать “ үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социалҗ ярдәм бүлеге белгечләре чакыруы буенча агач утыртырга сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәренең оныклары, оныкларының балалары килде. Үзәк территориясендә сирень куаклары аллеясы һәм нарат рәтләре утыртылды. Акциядә 10 бала һәм «М.И.Г.» отрядыннан 6 волонтер катнашты.
Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International