“Габдулла Тукай әкиятләре тупланмасы” бәйрәме узды

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
23 апрель көнне Комсомолец поселогының мәдәният йортында “Габдулла Тукай әкиятләре тупланмасы” бәйрәме узды. Чарада татар теле укытучысы Айсылу Галиуллина җитәкчелегендә 4-5 сыйныф укучылары катнашты. Авыл китапханәсе мөдире Тамара Лобова “Тукай яши һәм яшәячәк” дип аталган китап күргәзмәсе буенча балаларны бөек татар шагыйре Г. Тукайның биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырды. Айсылу Галиуллина җитәкчелегендә укучылар әкиятләрне сәхнәләштерде – бәйрәм шуларга үрелеп барды.Малайлар –кызлар бик оста итеп “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык әкияте”, “Бала белән Күбәләк” әкиятләре геройларын уйнады. Бәйрәм балаларга бик ошады һәм шагыйрь иҗатына зур кызыксыну уятты. Яшь артистларга яңа уңышлар телибез, дип хәбәр итә Комсомолец китаханәсе мөдире Тамара Лобова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International