27 апрель көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хәрби җырлар башкарып, сафта йөрүдә ярышты. Сайлап алу турында 18 балалар бакчасы катнашып, финалга 11е чыкты.
Бәйге барышында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сафта йөри, отрядтагыларга боерык бирә, командирга честь бирә белүләрен күрсәтте.
Әлеге чарага кунакка район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина, Кнәз авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Александр Волков, инвалидлар Советы рәисе Николай Самойлов, Кнәз урта мәктәбе директоры Люция Сәләхова чакырылган иде.
Бар оешмалар да әлеге чарага бик җитди әзерлекле килгән иде.1 урын - "Березка" балалар бакчасы, урын - "Колосок" балалар бакчасы,3 урын - "Голубой вагон" балалар бакчасы