Боерган авылы күпфункөияле үзәгендә «Милләтемнең кояшы син и моңлы, нурлы, Тукай!» дип исемләнгән олы бәйрәм булды

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

24 апрельдә Тукай районы Боерган авылы күпфункөияле үзәгендә  «Милләтемнең кояшы син и моңлы, нурлы, Тукай!» дип исемләнгән олы бәйрәм булды. Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге кичә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган иде. Бәйрәмгә мәртәбәле кунакларның килүе дә бик куанычлы булды. Алар арасында Казан каласыннан шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрь Рифат Җамал һәм Рифат Сәлах, Яр Чаллы шәһәреннән Галиәхмәт Шаһи һәм Рәшит Бәшәр бариде.

Кичәне исә матур итеп, Боерган авыл китапханәчесеһәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре һәм мәдәният бүлеге оештырды.Тамашачылар шулай ук кайнар алкышлар белән районыбызда яшәп иҗат итүче, Тукай районы гимны авторы ша­гыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәеваны  да каршы алдылар. Кичәгә килгән кунаклар сәхнәдә барган тамашадан бик канәгать булып утырды, артистлар­ны алкышларга күмде. Сәхнә түренә «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә » дип  исемләнгән шигырь бәйгесендә җиңеп чык­кан балалар чыкты. АларнырайонүзәкләштерелгәнкитапханәләрчелтәредиректорыГөлүсәФәхруллинакотлады, бүләкләртапшырды. Җиңүче балалар ши­гырьсөйләделәр, тамашачыисәаларнытаңкалыптыңлады, гөрлә­тепкулчапты. Кичәнең ахырында тамашачыларны һәм бәйрәмебез кунакларын Габдулла Тукай әкиятеннән Кәҗә белән Сарык ботка белән сыйлады.

 

 Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International