Гомуми физик әзерлек буенча ярыш үткәрелде

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

27 апрель көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында спорт мәктәбенең тренеры Валерий Фәйзуллин үз тәрбияләнүчеләре арасында гомуми физик әзерлек буенча ярыш үткәрде.Программага урыннан ераклыкка сикерү, йөгерү, идәннән күтәрелү, акробатик элементлар кертелгән иде.

Балалар алдында уку елы башындагы күрсәткечләрне яхшырту бурычы куелган иде. Барлык укучылар да бу бурычны үтәде, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, үзендә җиңү рухы булуын раслады.

Жюри буларак балаларны әти-әниләре бәяләде, ярыш нәтиҗәләре буенча мактау кәгазьләре тапшырылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International