«Ул көннәрнең даны мәңге сүнмәс» дип аталган күргәзмә ачылды

2015 елның 5 мае, сишәмбе
  Бүген, 5 май көнне хакимиятендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Ул көннәрнең даны мәңге сүнмәс» дип аталган күргәзмә ачылды. Анда район авыллары архивларында сакланган тарихи фотолар, район газетасында басылган язмалар урын алган. Барлык авыл җирлекләре дә күргәзмәгә үз материалларын тәкъдим иткән.Тантаналы тасманы ветераннар советы рәисе Г. Гиниятуллина, пенсионер  , күп еллар буе китапханәче булып эшлэгән Ярия апа кисте. Бу  күргәзмә хакимият бинасында Җиңү бәйрәме үткәнче – ике атналап торачак. Аннары аны шәһәр музеена урнаштыру, техник мөмкинлекләргә карап, авыл җирлекләре буйлап йөртү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International