“Үлемсез полк” халыкара акциясендә районда 2446 укучы катнаша

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 9 май көнне Россиядә “Үлемсез полк” халыкара акциясе уздырыла. Анда Тукай районы  авылларында да  2446 укучы катнаша .  Акциянең асылы шунда ки, укучылар һәм студентлар кулларына ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннарының фотоларын тотып, бер рәткә тезелеп басачак. Һәр сурәт астында герой турында мәгълүмат язылган була. Шул рәвешле, яшьләр бабаларының батырлыгы бүгенгәчә онытылмавын күрсәтәчәк.

Тәрбия Эше үзәге директоры С. Ф. Сәйдәшева
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International