Мусабай-Завод авыл китапханәсендә чара

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

1 май көнне Мусабай-Завод  авыл  китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән “Сугыш урлаган балачак” исеме астында очрашу кичәсе  үтте. Кичәне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авыл китапхәнәсе мөдире Флүзә Тахавиева алып барды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Ахметовна Аглязова килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм сугыш чорындагы фидакарь  хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Кичә барышында сугыш темасына багышланган җырлар җырланды, һәрбер тыл ветераны үзләренең куйган хезмәтләре турында сөйләделәр. Кичә эчтәлекле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International