Бакчасарай авылында – Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә һәйкәл куелды

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне   Бакчасарай авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы узды. Авыл аксакалы Рәфис Фәхретдинов һәм шушы авыл фермеры Равил Миңнехуҗин тырышлыгы белән куелган әлеге һәйкәл авыл халкы күңелендә рәхмәт хисләре уятты. Бакчасарай авылыннан яу кырына китеп һәлак булган 26 ир-егетнең, исән кайтып сугыштан соңгы елларда вафат булган 18 ветеранның балалары, оныклары, туган-тумачалары өчен бу көн аеруча мөһим һәм истәлекле булды. Тантанада район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, район прокуроры Марат Галимәрданов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Роберт Хөснетдинов та катнашты(Якты юл)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International