Алар очрашудан җылы тәэсирләр алдылар

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башкалабыз Казанда,М. Җәлил опера һәм балет  театр бинасында президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Р. Миңнеханов республикабызның бер төркем сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Аларның илебез язмышы хәл ителгән көннәрдә, авыр сугыш елларында күрсәткән батырлыкларына, тылдагы хезмәтләренә зур бәя бирде. Әлеге буын вәкилләренә олы рәхмәт сүзләре ирештерде. Очрашуда безнең районнанда  район башлыгы Вәсил Гариф улы җитәкчелегендә дә делегация  катнашты. Алар Президент белән очрашудан җылы тәэсирләр алдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International