Афган сугышы ветераннары Хазиев Равилне искә алдылар.

2015 елның 12 мае, сишәмбе
11нче май көнне, бик күп еллардан бирле килүче гадәт буенча Сәет клубы каршында эшләп килүче "Сәләм, Бача." клубына йөрүче афган сугышы ветераннары  Калмия авылында афганистанда хезмәт иткәндә һәләк булган Хазиев Равилне искә алдылар. Авыл кырыендагы зиаратка Равилнең хезмәттәшләре җыелганнар иде. Алар Әлки. Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән һәм хәттә Самара өлкәсеннән дә килгәннәр иде. Алар Равилнең каберенә чәчкләр куйдылар. Равил рухына дога кылдылар. Шулай ук Равил яшәгән йөрт диварына урнаштырылган мимориал тактага да чәчәкләр куйдыла.
клуб мөдире Айсылу Габдрахманова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International