Пенсионерларга таныклык бирми башлыйлар

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстанның Пенсия фонды1 июньнән пенсия таныклыклары бирүне туктата. Әлеге оешмада аңлатуларынча, лаеклы ялда булу турындагы таныклыклар Россия күләмендә бирелми башлый икән.


Әлеге яңалыкны документлар әйләнешенең үсеше белән бәйләп аңлатыла.  "Пенсия билгеләү турындагы барлык мәгълүматны да Пенсия фондына җирле бүлекләр электрон рәвештә җибәрә. Бердәй базага керү мөмкинлеге барлык идарә тармакларында да булдырылган,дип аңлаттылар Татарстан Пенсия фондында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International