Бөек Җинүнең 70 елыгы уңаеннан, Казаклар авылында “ Буыннарны берләштерә батырлар даны” дигән митинг узды . Митинг илебезнең азатлыгы өчен гомерләрен биргән авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск яныңда үтте . Тантанада авыл җирлеге башлыгы, оешма җитәкчеләре, районнан килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Митингта тыл ветераннары, кайнар ноктларда хезмәт иткән егетләребез катнашты. Обелискка веноклар һәм чәчәкләр куелды .