Таңнарыбыз аяз булсын!

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Таңнарыбыз аяз булсын!

Рәзинә Сәетгәрәева

 

    9 май көнне Биклән мәдәният йортында Җиңү бәйрәменә багышланган Зур концерт булды. Ул ветераннар, укытучылар, тэрбиячелэр һәм авыл үзешчәннәре катнашындагы хор белән башланып китте. Берсеннән-берсе матур патриотик җырлар беркемне дә битараф калдырмады.  Концертны эзлекле һәм соклангыч итеп укучылар: Азат Ахметзянов белән Айсылу              Хәсәнова  алып барды. “Шатлык” бию коллективының кыз- егетләре (җитәкчесе – Насырова А.С) берсеннән-берсе матур биюләр тәкъдим иттеләр. Авылыбыз җырчылары Раиль Фахрутдинов, Мирза Гыймадиев, Гөлнара Зыятдинова, Илназ Шәмсетдиновларның аһәңле, моңлы тавышларына халык таң калып тыңлап утырды. Мәдәният йорты хезмәткәре Сергей   Костин да патриотик рухтагы “Мое поколение” шигырен искиткеч зур осталык белән сөйләде. Ул шулай ук тамашачыларга “Есть только миг” дигән җырны тәкъдим итте. Аннары ветераннар хоры башкаруында “Җиңү язы” (Рәзинә Сәетгәрәева көе һәм сүзләре) дигән өр-яңа җыр яңгырады.

     Тамашачыларның күңелен иң терәндергән мизгел  - Биклән авыл халык театры артислары башкаруында “Идел-йорт” 15 нче Регионара Конкурс- фестиваленен зона турында зур җиңү алып кайткан  “Яшьлек белән очрашу” әдәби-драматик композициясе һәм Шәриф Хөсәеновның “20 ел узгач” дигән спектакленнән өзек булгандыр мөгаен. Тирән эчтәлекле әлеге әсәрләрдә сугыштан соңгы чор гәүдәләндерелгән.  20 ел вакыт узуга да карамастан һәркем үз якынын көтә. Үзәк өзгеч тарихи вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәрне күз яшьсез, сыкрануларсыз карап булмый. Әлеге фестевальдә иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы дигән зур исемгә лаек булган Рузилә Костинаның Биклән кызы булуы һәм безгә бу көнне шушы әсәрне күрү бәхете эләгуе күпләргә бәйрәм буләге булды. Шулай ук “Ин яхшы ир-ат роле” номинациясендэ Мирза Гыймадиев, “Ин яхшы икенче пландагы хатын-кыз роле” номинациясендэ Фәния Абдуллина дипломнарга лаек булдылар. Шулай ук спектакльдәге башка артистлар: Гөлнур Гыймадиева, Лилия Сәхбиева, Гөлнара һәм Гүзәл Зыятдиновалар, Сания Шәймарданова рольләрен бик оста итеп башкардылар. Артистларны да, тамашачыларны  да әсәрдә тирәнәйгәннән-тирәнәя барган вакыйгалар кочагыннан тартып алу, чынбарлыкка кайтару өчен минутлар түгел, тәүлекләр кирәк булыр әле. Халык шушы тирән хисләргә күмелеп, таңнарыбыз аяз булсын дигән теләктә өйләренә таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International