Күзкәйнең 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады.

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
23 нче май көнне 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. 3 егет һәм 1 кыз үзләренең укытучы абый-апаларына, техник хезмәткәрләргә, әти-әниләренә, туган мәктәпләренә рәхмәтләрен белдереп, чыгыш ясадылар. Мәктәп директоры Мирзаян Мансурович һәр укучының уңышлары турында турында бик эчтәлекле итеп сөйләде. Укучыларга алдагы сынауларында уңышлар теләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларын район җитәкчелеге исеменнән котларга дип "Якты юл" газетасы мөхәррире, үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган Инзилә Маннуровна килде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы тантанасында үзе белән бергә җыр башкарган  һәр укучыга киләсе яртыеллыкка газетага яздыруы турында квитанцияләр тапшырды. Бәйрәмгә ветеран укытучылар, әти-әниләр, бик күп башка кунаклар килгән иде. Җыр, биюләр, котлаулар бергә булды. Бәйрәм күңелле үтте.Хәерле юл, сезгә, балалар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International