Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә
балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары оештыру максатыннан «Я родитель особого ребенка» клубының чираттагы утырышы узды. Анда ата-аналар катнашты, психолог Закирова Эльмира Талгатовна һәм социаль педагог Абрамова Оксана Николаевна чараны мавыктыргчы, эшлекле итеп уздырдылар ,чәй өстәле артында әңгәмә корылды, киңәшләр бирелде