«Сабантуй гүзәле-2015» титулына Иске Абдул авылы кызы Алсу Вәлиева лаек булды

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
29 май көнне Биклән мәдәният йортында районыбызның «Сабантуй гүзәле – 2015» конкурсы үтте. Быелгы гүзәлне сайлау өчен мәртәбәле жюри әгъзалары түбәндәгеләр иде : мәдәният бүлеге җитәкчесе – Алсу Җаббарова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе –Эльвира Мостафина ,  мәдәният бүлегенең татар фольклоры буенча методисты – Зөфәк Галләмов Татарстанның атказанган артисты – Илнар Сәйфиев , «Сорнай» ансамбле солисты –Ильмир Ямалов .Башка елдагы бәйгеләрдән аерымлы буларак,  быел hәр катнашучы кыз аерым номинациягә ия булды. Алинә Хәсәнова «Иң күркәм кыз», Елена Чулакова  “Иң оста җыр башкаручы”, Алсу Вәлиева “Иң уңган кыз”, Алия Хәмидуллина “Иң тыйнак кыз”, Алия Вахитова “Иң сылу кыз” дигән номинацияләргә лаек дип табылдылар. Барлык катнашучы кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.   «Сабантуй гүзәле-2015» титулына   Иске Абдул авылы кызы Алсу Вәлиева  лаек булды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International