1 нче июнь көнне, Ташкичү авылында “Балалар безнең киләчәгебез!” (Балалар саклау көненә багышланган) бәйрәм үтте. Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда катнаштылар, биеделәр. Әниләр белән бергәләп “Төсле акбур” конкурсында катнаштылар. Беренче өч урынга истәлеккә китаплар буләк ителде. Бәйрәм дәвамында тәмле Карга боткасы пешерелде. Һәм азакта бөтен җыелган кунаклар ботка ашадылар. Әлеге бәйрәмне китапханә мөдире Светлана Мухаметнабиева оештырды.