Мусабай-Завод мәдәният йорты каршында “Балалар безнең киләчәгебез” исеме астында кичә узды

2015 елның 2 июне, сишәмбе

1 июнь көнне  Мусабай-Завод мәдәният йорты каршында “Балалар безнең киләчәгебез” исеме астында Балаларны яклау көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре, китапханә мөдире, мәктәп  тарафыннан оештырылган бәйрәм үтте. Бәйрәм концерт номерлары һәм спорт уеннары белән үрелеп барды. Бәйрәмгә авылыбызның өлкән кешеләре, авыл халкы килгән иде. Учакта, зур казанда пешкән ботка, чәй белән авыл халкы да, балалар да сыйландылар. Бәйрәм ахырында авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әхмәт кызы балаларга шоколад өләште. Бәйрәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International