"Ак чәчәк" балалар бакчасында “Балалар Сабан туе” оештырылды

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Теләнче-Тамак авылы "Ак чәчәк" балалар бакчасында “Балалар Сабан туе” оештырылды. Төрле уеннар, бәйге-ярышларга нигезләнгән бу чарада нәнилә бик теләп   катнашты. Балалар күмәкләшеп тә, аерым-аерым да көч сынашты бу көнне. Алар чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып ярышу, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу, кашык белән су ташу, эстафета һ.б. төр уеннарны да үз итте. Авыл җирлеге рәисе Назметдинов Р. ш.  һәм ИП Зарифуллинар сабыйларны куандырырга  бүләк-призлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International