Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бары тик авыр сугыш елларында гына ул вакытлыча тукталып тора. Әмма, тынычлык урнашу белән, халык тагын да бәйрәм тантанасына ашыккан.
Дөрес, тормышта булган үзгәрешләр аны үзгәртмичә калмый: тормыш-көнкүрештә күренгән аермалыклар югалып, күп кенә уртаклыклар барлыкка килә. Бүген Сабантуй үткәрүнең географиясе киң булуга карамастан, бәйрәм өлешләре бик тә охшаш. Дөрес, шәһәрләрдә ул бер генә көн мәйдан тота, авылларда исә ике өлештән тора – бүләк җыю һәм мәйданнан. Бүләкләр җыю - әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш. Быел Куады авылында Сабантуйга бүләкләр җыю быел аеруча күңелле үтте. Милли кием кигән, гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр һәм кызлар авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыйды. Йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды. Егетләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар башкарды. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтучылар да инде бүләкләрен әзерләп калдырганнар.