“Наркотикларсыз тормыш” акцияләре кысаларында Тукай районының “Шәфкать” үзәгендә Балалар тукталышы" дигән мавыктыргыч уен узды. Төрле ярышлар,күңелле стартлар оештырылды, берсеннән- берсе матур җырлар башкарылды,әкиятләр сәхнәләштерелде. Соңыннан катнашучыларга ышыныч телефоны эшчәнлеге буенча буклетлар таратылды. Балаларга бәйрәм көне уңаеннан Татарстан,поселогында урнашкан эшмәкәрләр Муродов Хуршед, Мингалеева Мария, Хохлов Андрей, Нестерова Наталья кибетләреннән бүләкләр таратылды.