«Пенсияне иминиятлэәү буенча 2014 елда иң яхшы мәҗбүри иминиятләүче» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясады.

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Россия Федерациясе Пенсия фонды ел саен үтә торган «Пенсияне иминиятлэәү буенча 2014 елда иң яхшы мәҗбүри иминиятләүче» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясады.
Конкурсның төп максаты – иминият взносларын үз вакытында күчерү – эш бирүчеләрнең хәзерге һәм булачак пенсионерлар алдында җаваплылыгы.
Конкурста Пенсия фондына иминият взнослары түләүче барлык эш бирүчеләр дә автомат рәвештә катнашты. Конкурста катнашу өчен иминиятләүче үз вакытында һәм тулысы белән пенсиянең иминият һәм тупланма өлешенә иминият взнослары түләргә, шәхси иминият документларын хатасыз, үз вакытында тапшырырга, шулай ук барлык хезмәткәрләрен дә мәҗбүри иминиятләү өлкәсендә теркәргә тиеш. Моннан кала пенсия законнарын үтәү буенча шикаять булмаска тиеш.
Иң яхшы эш бирүчеләр конкурс комиссиясенең таләпләре нигезендә сайлап алынды:
- иминиятләүче үз вакытында һәм тулысы белән пенсиянең иминият һәм тупланма өлешенә иминият взнослары түләргә, шәхси иминият документларын хатасыз, үз вакытында тапшырырга;
- барлык хезмәткәрләрен дә 100% мәҗбүри иминиятләү өлкәсендә теркәргә;
- пенсия законнарын үтәү буенча шикаять булмаска, хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы яшәү минимумыннан артыграк булырга тиеш;
Конкурс комиссиясе өстәмә рәвештә эш бирүченең үз хезмәткәрләренең пенсияләренең тупланма өлешен софинанслау Программасында катнашуын, шәхси иминиятләү, пенсия билгеләү, яңадан исәпләү өлкәсендә электрон рәвештә документлар тапшыруны исәпкә алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International