Татарстанда балаларны 2015-2016 нче елларга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыны туплау эше башланды.

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
 

1 нче июньнән Татарстанда балаларны 2015-2016 нче елларга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыны туплау эше башланды. бу эш  “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша  башкарыла

Юлламаны көтүче балаларның әти-әниләренә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша даими рәвештә чиратның статусын тикшереп торырга кирәк. Баланың статусы “Направлен в ДОУ” (“Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелгән”) дип үзгәртелгәч, әти-әниләргә ай дәвамында үзләре сайлаган балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерик: балаларны массакүләм рәвештә мәгариф учреждениеләренә билгеләү эше өч ай, 31 нче августка кадәр дәвам итә.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International