3 июнь көнне Мәләкәс авылында инвалид балалар өчен районкүләм Сабантуй булып узды. Бәйрәмгә төрле авыллардан балалар җыелган иде, алар өчен күңелле уеннар, ярышлар оештырылды. Сабан туен оештыруда Мәләкәс авыл советы, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, “Тамчыкай ” балалар бакчасы коллективлары актив катнашты. Кунаклар өчен концерт булды, кайнар коймак белән чәй әзерләнде. Килгән кунаклар бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралыштылар.
Китапханәче Лидия Фәртдинова