Мусабай-Завод авыл китапханәсендә әдәби кичә үтте.

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь көнне Мусабай-Завод авыл китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрә  Мәрзия Фәйзуллинаның тууына 85 ел тулу һәм Әдәбият елы уңаеннан “Сугыш юлларының тузаны” исеме астында укучылар белән әдәби кичә үтте. Кичәдә 13 бала катнашты. Китапханә мөдире Флүзә Тахавиева язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. “Сугыш юлы тузаны” җыентыгы буенча укучылар шигырьләрен укыдылар. Җыентыкта Бөек Ватан сугышы чоры тасвирланган поэмасы һәм төрле елларда язылган лирик шигырьләр тупланган. “Икмәк исе” шигырен Аделина Петрова сәнгатьле итеп  укыды. Кичә бик эчтәлекле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International