Агымдагы елның 4 июненд Тукай районы авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә әзерлеге буенча тикшерү узды. Хуҗалыкларда тикшерү вакытында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бүлек белгече, район авыл хуҗалыгы идәрәсе белгечләре катнашты.
Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техника әзерлегенең сыйфаты булуы турында әйтеп узды. Быелгы елда хуҗалыкларда 33 терлек азыгы әзерләү комбайны ,шулардан 5- "Ягуар",12 - үз йөрешле чапкыч,11- "Магдон", 55- трактор чапкыч ,43 пресслап печән җыя торган һәм башка техника эшлиячәк.