Муниципаль район башлыгы Васил Хажиевнын Сабантуй бэйрэме белэн котлавы!

2015 елның 6 июне, шимбә
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар!

Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе – Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туе – хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме. Гадәттә, ул кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә. Сабан туе Җир-ананың уянуын гәүдәләндерә, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенчегә мәдхия җырлау, аның хезмәтен олылау, рәхмәт әйту, олы эшләрдән соң җырлап-биеп күңел ачып, хезмәт туен үткәрү ул. Сабан туеның җыр-бию, уен-көлке, көрәш, am чабышы, спорт ярышлары уза торган киң мәйданнары, татар халкының көч-егәрен, рух ныклыгын, күңел көрлеген күрсәтү белән бергә, аның башка халыкларга карата игътибарын, ихтирамын һәм дуслык-туганлык хисләрен дә чагылдыралар. Быелгы Сабан туе аеруча куанычлы: һәр җирдә җылы яңгырлар явып үтте, игеннәр баш калкытты. Игенчеләр, бар тырышлыкларын, эш тәҗрибәсен бер төенгә туплап, тырышып эшләде, быелгы уңышка ныклы нигез салды. Икмәк – байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Ә өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез көчле, имин булыр. Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!


Муниципаль район башлыгы – В. Г. Хаҗиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International