4нче июндә Сәет һәм Оргыды авыллырыннан Сабан туйга сөлге җыйдык. 6 июнь көнне Сәет авылында кичке Сабан туй булды.Көн янгырлы булу бәйрәмнең ямен җибәрде әзерәк,ләкин барыбер бәйрәм бик күңелле булды. Елдагыча төрледән -төрле уеннар уйнаттык,Ат чабышы, фейрверк булды. Бәйрәмне Ирек җитештерү кооперативы Хазиев Р,Р. белән Шайхразиев В.Г. башлап җибәрде һәм батырларны котдау белән төгәлләде.