Кенәз авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме Кыр батырларын,терлекчеләрне, авыл уңганнарын бүләкләү белән башланып китте.

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
7 июнь  көнне  Кенәз авыл җирлегендә  Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.  Кыр батырларын,терлекчеләрне, авыл уңганнарын  авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, "Алмаз" хуҗалыгы җитәкчесе  Зөфәр Фәпфәй улы, Кенәз авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Александр Николаев котладылар һәм  бүләкләделәр. Аларны халкыбызның милли уеннарында, спортта көчлеләр, җитезләр алыштырды.   Көрәш буенча ярышларда  Сабантуйның абсолют батыры Шакиров  Роберт калды.Ана  матур диван бүләк ителде.  Ат чабышында Яцкевич  Владимир   «Резвый»аты белән 1нче урынны,   Яцкевич Василий   - «Казбек»кушаматлы аты белән-2 нче,    «Йолдыз»  кушаматлы ат белән  Елкин  Борис  нче урынга лаек булды.
Бүләкләр барысына да мулдан  булды,
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International