Район Сабантуе елдагыча Кызыл Байрак авылы янындагы мәйданда узды. Бәйрәм үзенә чакырып килгән халыкны музыка белән каршы алды. Бәйрәм тантанасы сабантуй флагы күтәрү белән башланып китте. Сабантуй бәйрәмен район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев ачып җибәрде. Котлау сүзләре белән Яр Чаллы шәһәре Мэры Наил Гамар улы Мәгъдиев, Татарстан Республикасы Дэулэт Советы депутаты, Титова исемндэге Яр Чаллы Катыргы- кәгазь ' комбинатынын Генераль директоры Бестолков Владимир Иванович чыгыш ясады.
Батырларны,хезмәт алдынгыларын, алдынгы савымчыларны,механизаторларны котлаулар - елдагыча мул булды. Театральләштерелгән чарада 377 кеше катнашты.Балалар рәхәтләнеп батутта сикерделәр, төрле уеннарда уйнадылар.Төрле ешмалардан килгән сәүдә почмаклары гөрләп торды. Район үзешчәннәренең чыгышларын халык тын алмыйча да карады. Күктә йөзгән күксел болытлар да, ара-тирә яуган яңгыр да көрәш мәйданындагы халыкны куркытмады. Көрәш яратучы райондашларыбыз баш батыр исемен ишеткәч кенә кузгалдылар. Ә баш батыр булып Кече Шилнә авылы егете калды!