Җиңүнең 70 еллыгы Сабантуйда тагын бер кат искә алынды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

    “Безнең  җанда хәтер яши икән, димәк, Җинү дәвам итәчәк!”

 

    6 июнь көнне бөтен  Тукай районы халкы “Сабан туе”на ашкынды. Яше дә, карты да, матур итеп киенеп, ашыга-ашыга бәйрәмгә җыелды. Менә тантана башланды. Дәртле милли җырына кушылып балалар “Тынычлык паркы” хореографик постановкасын күрсәттеләр. Аллы-гөлле чәчәкләргә охшап, нәни балалар биеделәр, җырладылар. Матур, күңелле бәйрәм шулай башланып китте...

    Кинәт, җыелган кешеләрнең игътибары майдан читенә күчте. Әкрен генә майданга район китапханәчеләре үзләренең “Бөек Җинүнең 70 еллыгына” багышланган планшетларын чыгара башладылар. Көй дә үзгәрде. Моңлы, сагышлы. Солдат строе кебек, планшетлар төз бастылар. Планшетларда һәр авылның фронтовиклары һәм тыл хезмәткәрләре турында мәгълүмәт, фотосүрәтләре, солдат хатлары, истәлекләр урнаштырылган. Трибуналарда халык аякка басты. Кайберләре, яшьләрен яшереп, башын аска иде. Кайсыларыдыр үзенең туганнарын, авылдашларын эзләп планшетларны күзәттеләр.

-          Кайда соң безнекеләр?

Тапкач, сөенделәр, шатландылар.

-          Менә безнекеләр дә! Аларны да онытмаганнар, бөтенесенә дә урын табылган.

Китапханәчеләргә рәхмәт сүзләре әйтелде.

    Юк, онытмадык шул! Фронтта үлгән әби-бабайларыбыз, исән-сау сугыштан кайтып, илне  торгызып хезмәт иткән туганнарыбыз, тылда көне-төне эшләп, балалар үстергән әнкәйләребез – мең-мең рәхмәт сезгә! Сез безнең күңел түрендә сакланасыз!

    Ә “Сабан туе” дәвам итте, шау-гөр кайнады, җырлады, биеде. Бәйрәм хисе хәркемнең күңеленә кереп урнашты.

 

               Ташкичү китапханә мөдире – Мухаметнабиева С.Г.

(фотода Мусабай-Завод китапханә мөдире – Тахавиева Ф., Ташкичү китапханә мөдире – Мухаметнабиева С. үзләренең  планшеты янында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International