Балалар мәйданчыгында төрле яшьтәге сабыйлар белән уеннар оештырылды.

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Сабан туе көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге, ЗАГС, опека һәм  яшьләр бүлеге балалар мәйданчыгында төрле яшьтәге сабыйлар белән уеннар оештырды.Капчык сугышы, әйбер кисү ярышларында , җыр, шигырь башкару буенча бәйгеләре.  күзне бәйләп чиләккә туп җыю, капчык киеп йөгерү һәм башка төрле уеннаруйнатылды.  Ярышлар булгач, бүләкләрсез дә булмады. Уеннарда катнашкан балаларга төрледән-төрле призлар, күчтәнәчләр тапшырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International