Кәбестә җыю-“ Чананы җәйдән, арбаны кыштан хәзерлә” - ди безнең халык.

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

10 июнь  көнне    бүлек башлыклары белән уздырган киңәшмәдә муниципаь район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев көзге  кыр эшләре -кәбестә җыеп алуга әзерлек эшләренең алдан хәстәрен күрергә кирәклеген искә төшерде. Эшчеләр туплауны мәшгуллек  үзәге аша булдыру, гаилә пордрядлары эшен яңадан кайтару мөмкинчелеген уйлау, бригадалар оештыруны  булдыру, кәбестә җыеп алу техникасының  төзеклеген алдан карау  турында   тәгъдимнар җиткерде.  Район авыл хуҗалыгы идәрәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовка киләсе  киңәшмәгә кадәр  бу мәсьәлә буенча ничек эш башлану турында  белешмә бирергә әйтелде. Чананы җәйдән, арбаны кыштан хәзерлә”- ди безнең халык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International