«Болгар шәһәренең тарихи-архитектор комплексы» номинациясендә Теләнче Тамак урта мәктәбе укучысы Айсылу Лотфуллина җиңү яулады

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
 Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Әлеге рәсемнәр бәйгесендә безнең районнан да катнашучылар булды. «Болгар шәһәренең тарихи-архитектор комплексы» номинациясендә Теләнче Тамак урта мәктәбе укучысы Айсылу Лотфуллина җиңү яулады. Аның рәсеме 11-14 яшьлек балалар арасында жюри тарафыннан иң яхшылардан дип билгеләнде. Айсылуны әлеге бәйгегә Теләнче Тамак урта мәктәбе укытучысы Алсу Лотфуллина әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International