Тиздән изге Рамазан ае

2015 елның 15 июне, дүшәмбе
Быел изге Рамазан ае 18 июньдә башлана. Изге айның соңгы көне – 17 июль.   
 
17 июньдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла. Ә менә 17 июльдә – Ураза бәйрәме.
 
Фитыр сәдакасының күләме дә билгеле. Ул, арпа бәясенә карап, бер кешегә 100 сум дип килешенде. Фидия сәдакасының күләме – 200 сум. Ягъни нигезле сәбәпләр аркасында ураза тота алмаучы Рамазан аенда тотылмаган һәр көн өчен 200 сум сәдака түли.
 
 Рамазан ае – безнең өммәткә генә бирелгән олуг нигъмәт ул. Шуңа бу айда күп итеп изгелекләр эшләргә, ярдәмләшергә, ифтарлар үткәрергә, ураза тотарга, сәдакалар бирергә әзер булыйк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International