– Ел саен без 2 мең тоннадан артык бәрәңге, 1 тоннадан артык ашлык үстерәбез. Бәрәңгене Чаллыга һәм республиканың, Россиянең башка шәһәрләренә дә җибәрәбез, – дип сөйли семинарда катнашучыларга фермер.
Көзге, язгы бодай, бәрәңге басуларын иңләгән арада Минталип Исмәгыйль улы азык культуралары өчен файдалы булган ашламалар, корткычларга, чүп үләннәренә каршы препаратлар турында да бәйнә-бәйнә сөйләп, тәҗрибәсе белән уртаклашырга, киңәш бирергә җитеште.