Күзкәй китапханәсендә «Чакырылмаган кунак – НАРКОМАНИЯ» – китап күргәзмәсе,

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

25 майдан 26 июньгә тикле булган «Наркотикларсыз тормыш» акциясенә кушылып Күзкәй китапханәсендә «Чакырылмаган кунак – НАРКОМАНИЯ» – китап күргәзмәсе, «Бәхетле наркоманнар булмый»- тематик папкалар ясалды. Шул уңайдан 16-июньдә яшүсмер – балалар белән «Әфьюнсез хәят өчен көрәш» дигән түгәрәк өстәл янында китапханәче Тәнзилә Шайхнурова оештыруында очрашу үткәрелде. 22 бала катнашты. «Наркоман юлы тәмәкедән башлана» - ИПЧ һәм «Ни өчен бәхетле наркоманнар булмый? » - дисуссиядә барлык балалар да теләп катнашты. Очрашу – «Без наркотикларсыз яшибез, без бәхетле» дигән шигырь һәм фотосурәткә төшү  белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International