14 июнь көнне Югары Суык-Су авыл клубы территориясендә өлкәннәр өчен сабан туй оештырылды. Бәйрәм җырлы-уенлы тамаша белән башланып китте. Өлкәннәр бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында узды. Һәрберсе яшь чакларын искә төшереп үтте. "Безнең яшь чактагы кичке уен, аулак өй кебек булды бу"-дип көлешеп тә алдылар. Шулай ук бәйрәмдә балалар да катнашты. Сайфуллина Ландыш моңлы җырлары белән сөендерде. Барысына да бүләкләр өләшенде. Бәйрәмне Югары Суык-Су клуб мөдире Садыкова Инзилә һәм Тубән Суык-Су мәдәният йрты директоры Ландыш Сайфуллина оештырды. Спонсорлар: авыл егете Ханов Мосаниф Мосавирович һәм Түбән Суык-Су авыл җирлеге башлыгы Сайфутдинов Наис Миргасимович.
--
Инзиля Садыкова