Түбән Суык-Су авылы урта мәктәбендә "Сәләт" - лагерена йөрүче балалар белән Россия конституциясе көненә карата викторина уздырылды. Балалар үзләренең хокукларын һәм бурычларын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Соңыннан тапкырларга табышмаклар һәм мәкальләр әйтү ярышы үткәрелде. Бу чара төрле уеннар, җыр-биюләр белән тәмамланды. Оештыручылар Түбән Суык-Су мәдәният йорты директоры Сайфуллина Л.А., китапханэче Арсланова О.К., Югары Суык-Су авылы клубы җитәкчесе Садыкова И.Р.